Аксубай комбайнчысы 30 елдан артык гомерен сайлаган һөнәренә багышлаган
«Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Алексей Кудряшов – утыз елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя.
Игенче ел әйләнәсе җитештерү эше белән мәшгуль. Язын – ашлама ташуда, туфрак әзерләүдә, чәчү эшләрендә, җәен – терлек азыгы әзерләү һәм урак өстендә. Кышкы чорда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү белән мәшгуль. Һәр участокта зур тырышлык белән хезмәт куя. Берничә ел рәттән комбайнчыларның республика бәйгесендә җиңүче булды. Быел җәй һава торышы эссе һәм коры булды. Язгы чорда да яңгырлар белән сөендермәде. Шуңа да карамастан, хуҗалык бөртеклеләрдән яхшы уңыш алды. Һәм монда игенченең хезмәт өлеше аз түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев