Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсеннән сәламәтлек бәйрәме: суык, эстафеталар

«Татарстанда кыш» республика проекты кысаларында гаилә китапханәсе хезмәткәрләре А.Гуляев исемендәге скверда «Мин сәламәт булырга телим, сез мине өйрәтегез!» программасын тәкъдим иттеләр.

Чарага төрле яшьтәге балалар җыелды. Саф һавада узган бәйрәм программасы сәламәт яшәү рәвешенә багышланган хәрәкәтчән уеннарны, эстафеталарны һәм викториналарны үз эченә алды. Китапханәчеләр шулай ук җитезлекне, көчне, тизлекне, дөрес туклану, гигиена һәм физик күнегүләрнең мөһимлеген үстерү өчен төрле конкурслар оештырдылар. Кышкы салкын көн кабатланмас атмосфера тудырды. Балалар уен программасының барлык этапларында да актив катнаштылар, аларга күңелле һәм кызыклы булды.

Фото үзәк китапханә архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев