Аксубай китапханәсендә түгәрәк өстәл: «Актуаль сөйләшү: коррупция – җәмәгать өчен куркыныч күренеш»
Үзәк китапханәдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Район мәктәпләре укучылары белән хокук саклау органнары, дин әһелләре, тәрбия буенча киңәшчеләрнең муниципаль координаторы һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге җитәкчесе очрашты.
Очрашуны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова ачты:
– Коррупция – тискәре күренеш буларак борынгы заманнардан билгеле, – дип билгеләп үтте ул. – Хәзерге дөньяда ул барлык иҗтимагый механизмнарның эшләвен катлауландыра, социаль үзгәртеп корулар үткәрүгә һәм икътисадның нәтиҗәлелеген күтәрүгә комачаулый, җәмгыятьтә дәүләт институтларына карата җитди борчылу һәм ышанычсызлык тудыра. Шуңа күрә аның белән көрәшергә кирәк.
Прокурор ярдәмчесе Оксана Сидирякова һәм юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Алисә Сафина бу өлкәдә хокук бозуларны булдырмау ысуллары һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар. Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә законга хөрмәт тәрбияләүгә, коррупцияне кабул итмәүгә, көрәшнең хокукый механизмнарына, дәүләт, җәмгыять һәм гражданнарның роленә аерым игътибар бирелде.
Укучылар Аксубай мәчете имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдиновны һәм православие гыйбадәтханәсе башлыгының яшьләр белән эшләү буенча ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкинны зур игътибар белән тыңладылар. Дин әһелләре көндәлек тормышта коррупциягә каршы көрәш турында фикер алыштылар, реаль очракларны, сәбәпләрне һәм профилактика чараларын тикшерделәр. Көрәш кечкенәдән балаларда әхлак тәрбияләүдән, вөҗдан буенча яшәү һәм яхшылыкка омтылудан башлана, дип ассызыкладылар.
Укучылар проблемага карашлары белән уртаклаштылар һәм аңа каршы тору буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр. Түгәрәк өстәл артындагы очрашу яшь буын өчен теманың актуальлеген ачты, аларның җәмгыятьтә намуслылыкның ролен аңлауларын ныгытты һәм районның коррупциягә каршы инициативаларында актив катнашырга этәрде. Бу очрашу истәлеге итеп катнашучылар «Коррупциягә каршы» логотибы белән сувенирлар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев