Аксубай китаплар патшалыгында кызыклы эш формаларын эзлиләр
Иске Тимошкино авыл китапханәсе эше көндәлек бурычлар һәм китап күргәзмәләре белән генә чикләнми
Китаплар патшалыгы хезмәткәрләре халык, шул исәптән балалар белән эшләү формаларын төрлеләндерергә тырышалар. Узган атнада, мәсәлән, фольклор көнендә, алар “Агач кашык бәйрәме”н үткәрделәр.
Чарада катнашучыларны 1000 елдан артык тарихы булган агачка бизәк төшерү һөнәре белән таныштырдылар! Агач кашыкларның алыштыргысыз аш-су бүлмәсе предметы гына түгел, ә хәзерге вакытта да фольклор һәм инструменталь ансамбльләрнең мәҗбүри атрибуты булган музыка коралы булуы турында сөйләделәр.
Чара вакытында хәрәкәтле уеннар, төрле бәйгеләр һәм кашык куллану белән бәйле күңел ачу ярышлары уздырылды.
Ә үзенчәлекле бәйрәм азагында олыларга да, балаларга да таныш булган яраткан мульфильмнан «Антошка» җырын бергәләп башкардылар.
Фото: Иске Тимошкино авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев