Аксубай – Казан: иң яхшы товарларны авыл хуҗалыгы ярминкәсенә алып киттеләр
Аксубайлылар өчен Казанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды.
Республика башкаласында яшәүчеләр өчен продукцияне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар тәкъдим итте. Район мәйданчыгы Дәрвишләр бистәсендә эшләде.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре казанлыларга ит, ит эшләнмәләре (сыер ите, кош ите), бал, ашлык, яшелчәләрдән – бәрәңге, ташкабак, кабак, кәбестә, кишер тәкъдим иттеләр. Шулай ук җиләк-җимеш, җимеш агачлары, куаклар, чәчәк үсентеләре саттылар. Һәм болар барысы да – арзан бәядән.
Аксубай ярминкә мәйданчыгында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сәүдә район мәдәният хезмәткәрләренең концерт номерлары белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев