Аксубай картингисты республикада иң яхшылар унлыгына керде
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча республика ярышларында 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы Михаил Афиногентов яхшы чыгыш ясады.
Чара Казанда узды һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Ярышларда бөтен республикадан 195 яшь пилот катнашты. Безнең районны Мәктәптән тыш эшләр үзәге базасында эшләп килгән «Звездочка» картинг-клубының өч вәкиле тәкъдим итте. Ике көн дәвамында катнашучылар сайлап алу ярышлары узды.
Узыш нәтиҗәләре буенча Михаил Афиногентов финалга чыкты. Финал ярышларында 8 яшьтән 12 яшькәчә төркемдә («Honda GX200» классы) ул 9 нчы урынны алды. Бу, көндәшлекнең югары дәрәҗәсен исәпкә алганда, лаеклы нәтиҗә.
Михаилның уңышында тренеры Валентин Якимовның һәм улларын картинг белән мавыгуда актив хуплаучы әти-әнисенең дә хезмәт өлеше бар.
Фото Мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев