Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай юбиляры 90 яшьлек юбилеен туып-үскән нигезендә каршы алуы белән бәхетле

Аллаһы Тәгалә Фәния Шакир кызы Бәһаветдинованы озын гомер белән бүләкләгән

Ул 1934 елда Иске Кыязлы авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә тугыз бала була, икесе сабый чакларында ук вафат була.

– Яшьлегем сугыштан соңгы авыр елларга туры килде. Әти фронтка китте һәм сугыш юлын башыннан алып ахырына кадәр үтте. Әни иртәдән кичкә кадәр колхозда хезмәт куйды. Олы бала буларак, миңа кече туганнарым турында кайгыртырга туры килде, – дип искә алып сөйләде Фәния Шакир кызы. – Әйе, безнең бала чагыбыз булмады диярлек. Иске Кыязлы мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, фермада бозау караучы булып эшли башладым. Гомерем дәвамында, лаеклы ялга киткәнче колхозда төрле эшләрдә, чөгендер эшкәртүдә эшләдем.

1955 елда Фәния авылдашы Хөсәен Бәһаветдиновка кияүгә чыга. Ир белән хатын бер-берсен ярты сүздән аңлап, бер-берсенә таяныч булып 68 ел бергә тату гомер кичерәләр, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, ире күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән.

Авылдашлары әйтүенчә, Бәһаветдиновларның гаилә берлеге һәркем өчен үрнәк була, чөнки аларның бәхетле гомер юлы авылдашлары күз алдында узган. Фәния Шакир кызы бүген дә ирен искә алып сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп кала алмый.

Хәзер Фәния әби үзенең туып-үскән нигезендә энесе Минвазыйх һәм аның хатыны Әлфия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Әбекәй үзен тәрбия кылганнары, кадер-хөрмәт күрсәткәннәре өчен аларга бик рәхмәтле. Изге Рамазан аен Фәния Шакир кызы ураза тотып һәм биш вакыт намаз укып үткәрә.

Ул үзенең туксан яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Бертуганнары бәйрәмдә иң кадерле кунаклар булдылар. Үзләре дә олы яшьтә булган бертуганнары, апалары янына даими килеп, аның хәлен белешеп торалар.

Тантана сәбәпчесен күркәм туган көне белән район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.

– Сезнең буынга сугыш сынауларын, ачлык-ялангачлыкны кичерергә туры килде. Сез авырлыклар алдында баш имәдегез һәм бүген дә көчле рухлы булып каласыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да әбекәйне җылы тәбрикләде.

Истәлекле бәйрәмгә җыелган кунакларның, туганнарының һәм авылдашларының игелекле теләкләре Фәния Шакир кызы өчен чәчәкләрдән һәм бүләкләрдән күпкә кадерлерәк иде. Иң мөһиме, алдагы туган көннәрне дә исәнлектә һәм сәламәтлектә каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев