Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ишек алдына китапханәчеләр килде

Аксубай үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Безнең ишегалды – игелекле күршеләр” республика акциясе кысаларында ишегалдында китап сөючеләр белән очраштылар.

Китапханәчеләр Горький урамы ишегалдында күренү белән, аларны шунда ук балалар әйләндереп алды.

Үзәк китапханә белгечләре халык өчен кызыклы мәдәни программа оештырдылар: алар “Китап тылсымы” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, интерактив уен, “Балачакта – гадел сүз” викторинасы үткәрделәр. Яшь укучыларга “Кояшлы балачак шәһәре” бәйрәм-уен программасы, яраткан әкиятләр сюжетлары буенча “Әкият сәяхәте” әдәби уены бик күп шатлык китерде.

Программада балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп катнаштылар.

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев