Аксубай йөртүчеләренә бүләкләр тапшырдылар
Район җитәкчелеге автотранспорт предприятиесе эшчеләренең хезмәтен югары бәяләде.
Аксубай муниципаль районында пассажирлар йөртүне үстерүгә зур өлеш кертүләре, намуслы хезмәтләре һәм Автомобильчеләр һәм шәһәр пассажирлар транспорты көнен бәйрәм итү уңаеннан, район башлыгының Мактау грамотасына Чирмешән автотранспорт предприятиесе йөртүчеләре Вячеслав Фадеев һәм Рифкат Йосыпов лаек булды. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән предприятие диспетчеры Зөлфия Гараева да бүләкләнде.
Предприятие хезмәткәрләренә бүләкләрне район башлыгы Камил Гилманов район советы утырышында тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев