Аксубай Җиңү көненә әзерләнә
Район Советында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә эшенә район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин катнашында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев җитәкчелек итте.
Катнашучылар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шул исәптән – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чарасын оештыруны, мәдәни программа үткәрү буенча бәйрәм этаплары, катнашучыларның иминлеген тәэмин итү һәм күп кенә башка мөһим мәсьәләләр. Киңәшмәдә өстенлек мәсьәләләрнең берсе – Хәрби дан мемориаллары территорияләрендә тәртип урнаштыру, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлләрне яңарту, оешмалар территорияләрен, кешеләр күпләп була торган урыннарны чүп-чардан чистарту. Шулай ук оешмалар диварларында сугыш тематикасы буенча плакатларны, баннерларны яңарту кирәклеген билгеләп үттеләр, «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында яшь буын вәкилләре белән агач утырту мәсьәләсе дә күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев