Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчесе Татарстан Рәисеннән ТРның атказанган механизаторы күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Район делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Район башлыгы Камил Гилманов рәислегендәге делегация составында районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бар иде.

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә район вәкилләре АПК казанышлары күргәзмәсендә булдылар, авыл хуҗалыгы техникасының яңа үрнәкләре, терлекчелек өчен заманча җайланмалар, авыл хуҗалыгы культуралары селекциясендәге казанышлар белән таныштылар.

Татарстан Рәисе, коллегиядә чыгыш ясап, авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул, корылыкка бәйле гадәттән тыш хәлгә карамастан, 3,6 млн. тоннадан артык уңыш җыеп алынганын, терлекчелекнең тотрыклы эшләве тәэмин ителүен, кирәкле мал азыгы әзерләнүен билгеләп үтте.

Монда безнең район хезмәтчәннәренең дә өлеше зур.

«Чистоплолье» ХКның «Аксу Агро» АФ тракторчы-машинисты Ирек Фатыйхов өчен коллегиядә катнашу аеруча дулкынландыргыч булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән бүләк тапшырды һәм алга таба уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев