Аксубай игенчеләрен урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен бүләкләделәр
«Волга-Селект» ҖЧҖ комбайнчылары район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләргә лаек булдылар.
Бу хуҗалыкта бөртекле культуралар өчен 6100 гектардан артык җир бүлеп бирелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 августка шуның 3700 гектарыннан артыгы суктырылган. Процент нисбәтендә – план күрсәткеченә карата 61 процент. Урып-җыю кампаниясе башыннан алып 11500 тоннадан артык ашлык суктырып алынган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчылар арасында эш нәтиҗәләренә чираттагы йомгакларны ясады. Иң нәтиҗәлеләре бүләккә лаек булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов механизаторларга лаеклы бүләкләр тапшыру өчен кырга чыкты.
Кыр кораблары Иске Ибрай янындагы участокта рапс суктырдылар.
– Быел рапс уңышы аеруча югары, – диләр алар.
Әмма бөртекле культуралардан аермалы буларак, бу культура белән эшләү катлаулырак икән – тузаны күбрәк. Комбайн кыр буйлап барганда, аны куе тузан болыты уратып ала һәм тузан өере техника артыннан сузылуын дәвам итә.
Бу хуҗалыкта иң югары күрсәткечләргә Ришат Гатин, Эльвир һәм Ленар Нуртдиновлар, Валентин Захаров һәм Вячеслав Кондрашов ирешкәннәр.
Борис Соломонов комбайнчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгының Мактау грамоталарын һәм лаеклы премияләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев