Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре көзге культураларны чәчүне тәмамлыйлар

Район игенчеләре көзге чәчүне югары темп белән үткәреп, финишка килеп җиттеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, көзге культуралар 16 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Бер көндә чәчелгән басулар мәйданы мең ярым гектарга җитә.

«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында көзге культураларны чәчү планы 100 процентка үтәлгән – көзге культуралар 6600 гектардан артык мәйданга чәчелгән. «Волга-Селект» ҖЧҖдә көзге культуралар 1900 гектар били – бурыч үтәлгән. Шулай ук «Актай» АПКда да көзге чәчүне төгәлләгәннәр. «Аксу Агро» ҖЧҖдә – көзге культуралар 4400 гектардан артык чәчелгән, план күрсәткеченең 75 процентын тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев