Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай иген басуында – гаилә экипажы

Юрий Назаров – Васильевкадан игенчеләр династиясе вәкиле.

Ул ел саен игенчелектә югары нәтиҗәләргә ирешә, комбайнчыларның республика бәйгесе җиңүчеләре арасына да керде. Бүген дә механизатор комбайн штурвалы артында «Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы иген кырларында ашлык суктыра.

Аның игенчелек тәҗрибәсе зур, ун яшь булганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлаган. Шул рәвешле гомере буе җирдә хезмәт куйган. Балаларын да, үзе белән чәчү, урып-җыю эшләренә алып йөреп, хезмәткә өйрәтеп үстергән.

Быел Юрий Давыдовичның ярдәмчесе булып хатыны Зифа Шәрипова эшли – гаилә подряды. Ул хезмәт юлының күп елларын шәфкать туташы һөнәренә багышлаган. Күптән түгел безнең районга шактый сынаулар үтеп күченеп кайткан.Тормышын тамырдан үзгәртергә карар иткән.

– Лаеклы ялга чыккач шәһәрдә үз көеңә тыныч кына яшәргә була, әмма мин андыйлардан түгел, – ди Зифа Шәрипова. – Эшлекле булырга кирәк, бары тик шул вакытта гына канәгатьләнү аласың. Авыл, басу-кырлар, хәрәкәт, эш темпы минем җаныма рәхәтлек бирә.

Алдынгы комбайнчының лаеклы ярдәмчесе ул. Юрий Назаров белән ул иртә таңнан кичке караңгыга кадәр кырда. Хатын-кыз өчен бу җиңел түгел. Шулай да ул зарланмый, хәлне шулай тиеш дип кабул итә.

–Юрий Назаров белән Зифа Шәрипова экипажы урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешә, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Тәбрис Миначев. – Алар тырышып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев