Аксубай «Игелек берлеге» МХО сугышчыларына бүләкләр әзерләүдә катнашты
«Игелек берлеге» тәрбиягә алган гаиләләр клубында катнашучылар өчен кызыклы патриотик программа уздырылды.
Ул Яшьләр үзәгендә булудан башланды. Биредә клуб җитәкчесе Алена Убакова һәм актив әни Юлия Белякова белән берлектә хәрби темага открыткалар әзерләү һәм бер тапкыр кулланыла торган пакетларда хуш исле үлән чәе ясау буенча осталык дәресе узды. Бу эшләнмәләр безнең сугышчыларга Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә МХО зонасына җибәрү өчен билгеләнгән иде. Балалар илнең тыныч киләчәге өчен көрәшүче якташларын җылы сүзләр һәм тәмле чәй белән сөендерер өчен, бик тырышып эшләделәр.
Аннары балалар волонтерлар штабында булдылар, солдатлар өчен гуманитар ярдәмнең ничек әзерләнүен үз күзләре белән күрделәр. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова махсус операция уздыру зонасында бу ярдәмнең никадәр мөһим булуы турында сөйләделәр. Волонтерлар окоп шәмнәрен ничек ясауларын, коры паеклар әзерләүләрен күрсәттеләр һәм укучыларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев