Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай «Игелек берлеге» Чистай балалар йортында булды

Аксубай үзәк китапханәсенең «Китап-Арт һәм Библ-Арт» гаилә театры остаханәсе проекты буенча «Игелек берлеге» тәрбиягә алган гаиләләр клубы әгъзалары китапханәчеләр белән бергә Чистайда балалар йортында булдылар.

Безнең яшь артистлар күрше шәһәрдә зур программа тәкъдим иттеләр. Алар Чистайдагы дусларына «Теремок» һәм «Лиса плясунья» әкиятләрен күрсәттеләр, «Беренчеләр хәрәкәте» флешмобын һәм тарталеткалар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Тамашачыларга театральләштерелгән тамашалар бик ошады, алар кулинария нигезләрен кызыксынып өйрәнделәр. Очрашу азагында кунаклар һәм хуҗалар чәй табыны артында бик теләп аралаштылар.

Фото: опека һәм попечительлек бүлеге архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев