Аксубай яшьләре: активлык һәм нәтиҗәләр
Районда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 7106 кеше яши.
Яшьләр нинди мәнфәгатьләр белән яши, бу категория белән эш ничек җайга салынган, бу хакта яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина сөйли.
–Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге яшьләр сәясәтен берничә юнәлештә тормышка ашыра: яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм традицион кыйммәтләрне ныгыту, эшләүче яшьләрнең талантларын ачу, балаларның җәйге ялын оештыру, һөнәри үзбилгеләнү турында мәгълүматны арттыру, сәламәтлекне ныгыту, волонтерлыкны популярлаштыру һәм гражданлык патриотизмын формалаштыру.
2025 елда «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча субсидияне Петровлар гаиләсе алды, ә 2026 елда таныклыкларны алуны тагын ике гаилә көтә. Туйкиннар гаиләсе «Татарстанның яшь парларына грантлар» конкурсында җиңеп, туйга йөз мең сум акча алды.
Яшьләр актив рәвештә волонтерлык белән шөгыльләнәләр: Аксубай техникумы студентлары көн саен икмәк пешерәләр, өләшәләр, ветеран-педагогларга хуҗалык эшләрендә булышалар. Мәктәп укучылары һәм «Чиста булачак» экологик хәрәкәте студентлары өмәләр оештыралар, агачлар утырталар, территорияләрне төзекләндерәләр һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерлиләр; волонтерлар приют хайваннары өчен азык җыялар. ДОБРО.РФда теркәлгән әлеге эшләр нәтиҗәсендә район 2025 елда 45 муниципалитет арасында 31 нче урыннан 4 нче урынга күтәрелде.
Районның яшь хезмәтчәннәре арасында чын профессионаллар бар. Аграр яшьләр: Анастасия Потапова, Владимир Шишкин – «Һөнәре буенча иң яхшы» республика конкурсында, Владимир Макаров — «Иң яхшы агроном», Алексей Тимофеев – «Иң яхшы инженер-механик» номинацияләрендә уңышка ирештеләр. Техникум студентлары «Умартачылык» һәм «Пешекче эше» буенча яшь профессионаллар чемпионатында дүрт ел рәттән алдынгы булдылар, ә Рамазан Рамазанов 2025 елда Бөтенроссия профессионаллар конкурсында икенче урынны яулады.
Яшьләр спортны ярата. Хезмәт коллективларыннан 500дән артык кеше ГТО нормативларын тапшырды, 9-11 сыйныфлар өчен әлеге фестиваль 150 укучыны үз эченә алды. Спорт мәктәбендә җиде спорт төре (йөзү, волейбол, баскетбол, мини-футбол, билбау көрәше, хоккей, чаңгы) буенча 35 төркем эшли, 524 бала шөгыльләнә. «Буыннар элемтәсе» проектында район өч ел республикада иң яхшы унлыкка керә.
«Сәләмәтлек» авыл Спартакиадасы командасы 2024 ел белән чагыштырганда 14 нче урыннан 4 нче урынга күтәрелде, ә муниципаль хезмәткәрләр алтынчы урынга чыкты. 2025 елда 3000нән артык кешене колачлаган 250дән артык чара үткәрелде; яшьләр сәясәте буенча рейтинг тугыз позициягә үсте.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге структур бүлекчәләр, мәгариф учреждениеләре, предприятиеләр, авыл җирлекләре һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә тора.
Безнең алда зур бурычлар тора, аларны хәл итү район яшьләренең тормышына һәм эшчәнлегенә уңай йогынты ясаячак.
Социологик тикшеренү авыл яшьләренең район үсешенә кызыксынуын арттыру, шәһәрләргә миграцияне киметү, чараларга җәлеп ителешне арттыру, грантлар буенча эшне яхшырту өстенлекләрен күрсәтте. Алда торган чаралар, конкурслар һәм грантлар турында мәгълүмат бирү, шулай ук җанлы аралашу өчен «Аксубай яшьләре» каналы булдырылды.
Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елында район башлыгы каршында яшьләр советы төзергә ниятлибез. Аның максаты – программаларны, инициативаларны һәм социаль проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү, аңлату һәм агарту эшләрен уздыру.
Киләчәктә – яшьләр үзәгенең яңа бинасын ачу, бу эшнең нәтиҗәлелеген һәм яшьләрнең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга кызыксынуын арттырачак.
Фото спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев