Аксубай яшеренү сеткалары үрү пунктына иреклеләр күбрәк килә, мөмкинлекләр арта бара
Сугышчылар өчен маскировкалау сеткалары үрү пункты урнашкан Яшьләр үзәгендә эшләр киң колач ала.
Волонтерлар саны көннән-көн арта бара. Эшләүче хатын-кызларга тармак ветераннары да кушылды. Хәрби постта хезмәт итүчеләргә дошманнан яшеренергә һәм гомерләрен саклап калырга булышыр өчен хәтта авыллардан да пенсионерлар килгән. Кемгә аякта басып тору авыр – алар урындыкларда утырып эшлиләр.
Үрү өчен чимал арта бара – аксубайлылар һәм авыл халкы кирәкле төстәге материалларны алып килеп торалар. Җитештерү процессы оешкан төстә бара: хатын-кызлар тукымаларны кисүдә дә, челтәргә бәйләүдә дә бердәм эшлиләр. Мәйданда челтәр үрү өчен тагын бер каркас куелган. Бүгенге көндә унга якын яшеренү челтәре әзерләнгән. Шул исәптән кыш өчен ак төстәгеләре дә.
– Шулай да балык тоту челтәрләре кирәк, – диләр волонтерлар. – Бүген бер балыкчы безне зур, яхшы сыйфатлы челтәр белән сөендерде. Анардан бик яхшы яшеренү челтәре чыгачак. Без аңа бик рәхмәтле. Бәлки безнең үтенечкә тагын кем дә булса җавап бирер. Көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев