Аксубай яшь сайлаучылар клубы әгъзалары үз фикерләрен ирекле әйтә
Беренче утырышы муниципаль район башлыгы катнашында узган берләшмә яшь аксубайлыларның актив тормыш һәм гражданлык позициясен арттыруны күздә тота.
Клуб рәисе, район мәгариф бүлегенең баш белгече Гүзәл Хикмәтуллина раславынча, клубта 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Клуб үзе үз фикерен ирекле әйтеп, яңалыкка өйрәнергә һәм вакыйгалар турында идеяләр белән уртаклашырга теләүче яшь кешеләр бергәлеге булып тора.
– Яшь сайлаучылар клубы үз эшчәнлегендә иң мөһим бурычны хәл итә – актив тормыш позициясен формалаштыруга ярдәм итә, – ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Йосыф Рафиков. – Клубның төп бурычлары сайлау хокукы һәм сайлау процессы турында күзаллау формалаштыру, яшьләрнең игътибарын сайлау хокукының актуаль мәсьәләләренә җәлеп итү һәм яшьләрдә сайлауларга уңай мөнәсәбәт формалаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев