Аксубай яр буен миләш тәлгәшләре һәм зәңгәр чыршылар бизәячәк
Аксубайда җәмәгать киңлегендә (Мазилин һәм Дуслык урамнары арасында) Агач утырту көне узды
Шимбә иртәсендә бер мәйданчыкта Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге район Советы, Башкарма комитеты хезмәткәрләре, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, Аксубайның 3нче мәктәбе коллективы җыелды. Бирегә ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов та килде.
Бу – аксубайлыларның яраткан урыннарының берсе, биредә тыныч һәм әкияти матур: тын гына елга ага, яр буенда камышлар тирбәлә, тирә-якта яшел чирәм, кызыклы, заманча архитектура объектлары. Әмма аксубайлыларны берничә еллар элек утыртылган агачларның барысының да тамыр җәеп үсеп китә алмавы борчыды. Бу тирәдә яңа үсентеләр утырту өчен Агач утырту көне игълан ителде.
Миләш үсентеләрен Чабаксар участок урманчылыгы питомнигыннан алып килделәр. Шул исәптән биеклеге ярты метрдан артык булган бишьеллык миләш куакларын да. Аларны, тамырларына зыян салмыйча, туфрагы белән бергә казып алганнар. Шулай ук зәңгәр чыршылар да. Бу партия Аксубай участок урманчылыгы питомнигына император питомнигыннан (Казан) 2012 елда ике еллык булып китерелгән булган. Бүген аларның биеклеге метр ярым чамасы, ботаклары куе, киң. Шулай ук, аларны да урманчылар бик саклык белән генә казып чыгарганнар һәм, капчыкларга төреп, үз туфраклары белән алып килгәннәр. Ылыслы агачлар берничә еллардан әйләнә-тирәне бизәп, яшеллеккә күмәчәк.
– Туфракта агач өчен барлык туклыклы матдәләр булганда, чыршының төсе зәңгәрсу булачак, – дип аңлатты җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин.
Утырту мәйданчыгында эш кызу барды. Муниципаль хезмәткәрләр чокырлар казыдылар, анда үсентеләрне урнаштырдылар, аларга су сиптеләр. Суны инештән алдылар.
Җирнең нык каты булуы кыенлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, утырту урынын бик тырышып әзерләделәр. Аннары утыртылган һәр агачны, казык кагып һәм дүрт яктан бау белән эләктереп, ышанычлы итеп беркетеп куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев