Аксубай яңа 2026 елны каршылады
Районның үзәк мәйданында «Яңа ел төне тылсымы» дигән бәйрәм узды.
Салкын һава торышына карамастан, узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә үзәк мәйданда бик күп кеше җыелды. Район халкы һәм кунаклары өчен күңелле музыка яңгырады, район мәдәният йорты артистлары аларга үз җырларын бүләк итте. Олылар янында балалар да шатланды, алар тауда шудылар, уйнадылар.
Тантанада катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы Алмаз Мингулов котлады.
– 2025 ел узып китте. Һәркемнең үз вакыйгалары булды. Ил өчен иң мөһим вакыйга – махсус хәрби операция. СВО сугышчыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Яңа ел йомгаклау елы булсын, сугышчылар өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. 26 нчы елга проектлар, кызыклы вакыйгалар күп. Бу ел бары тик яхшылык, бәхет кенә китерсен!
Аксубайлыларны якынлашып килүче яңа ел белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гилманов котлады.
–Кадерле якташлар! Сезне яңадан күрү бик күңелле. Мин бик теләп туган районыма кайтам һәм аның ничек яхшы якка үзгәрә баруын һәрвакыт күрәм. Яңа ел бәйрәменә дә килдем – Аксубай танымаслык булып матурланган. Уртак эш өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Биредә күпмилләтле хезмәт сөючән халык яши. 2026 ел һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр китерсен. Иң мөһиме – тынычлык урнашсын һәм егетләребез үз гаиләләренә әйләнеп кайтсын.
Аксубайлыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев котлады.
– Яңа ел – яңа өметләр, яңа планнар ул, – диде ул. – Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, әлбәттә, тынычлык телим һәм 2026 елны без Җиңү елы буларак бәйрәм итәрбез дип өметләнәм. Бәйрәм белән!
Узып баручы ел пәрдәсе артында гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан кешеләргә шатлык китереп, үз предприятиеләрен һәм оешмаларын, авыл җирлекләрен бизәүче коллективлар билгеләп үтелде.
Конкурс йомгаклары буенча район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында иң яхшы яңа ел бизәлешенә район башлыгының Мактау грамоталары һәм акчалата премияләргә: беренче урын өчен – Аксубай универсаль технологияләр техникумы, икенче урын өчен – «Нежность» КЦСОН, өченче урын өчен «Татавтодор» АҖ филиалы лаек булды.
Районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында беренче урын өчен бүләкне Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпкә, икенче урын өчен – 3 нче Аксубай мәктәбенә, өченче урын өчен Иске Ильдеряк урта мәктәбенә тапшырдылар.
Яңа ел бизәлеше буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынны Урмандеево авыл җирлеге алды, икенче урында – Иске Ильдеряк авыл җирлеге, өченче урында – Иске Кармәт авыл җирлеге. Яңа ел бизәлеше буенча инициатива һәм иҗади якын килү өчен призны Сидул-Ерыклы авылы клубы алды (узган ел авыл җирлеге арасында узган конкурста алар шундый ук тәртиптә призер булдылар).
Шулай ук «Яңа ел костюмнары һәм техникасы парады» яңа ел фестивале җиңүчеләре дә бүләкләнде. «Иң креатив автомобиль» номинациясендә – үзәк район хастаханәсе, «Иң оригиналь кием» номинациясендә – Аксубайның 3 нче мәктәбе, «Иң тату һәм якты команда» номинациясендә – Иске Ильдеряк авыл җирлеге.
Район җитәкчесенең Рәхмәт хатларын Айсылу Төхвәтуллинага, Татьяна Мартыновага, Ильмира Беловага, Николай Камбуловка, Зөлфәт Сафинга, Алексей Даниловка тапшырдылар.
Бүләкләү тантанасы бәйрәмгә җыелучыларның бердәм алкышлары астында узды. Импровизацияләнгән сәхнәдән сәламләү сүзләре, изге теләкләр яңгырады. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән, дискотека яңа ел тантанасын дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев