Аксубай гаиләсен Кремльдә кабул итүдә хөрмәтләделәр
Крайновлар гаиләсе Аксубай районын Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән тантаналы кабул итүдә тәкъдим итте.
2024 елның 27 августында, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан Республикасы алдында аерым казанышлары булган гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.
Бу чара инде унберенче мәртәбә уздырыла һәм бу вакыт эчендә анда 500дән артык Татарстан гаиләсе катнашкан. Аксубай районын кабул итүдә Геннадий Макарович һәм Наилә Сәет кызы Крайновлар гаиләсе тәкъдим итте. Алар 40 елдан артык бергә гомер итәләр.
Геннадий Макарович 1968 елда Кәкре Күл авылында урта мәктәпне тәмамлый. Аннары Лениногорскида автомәктәптә укый. Пенсиягә чыкканчы Түбән Камада «Татспецнефтехим-ремстрой» трестында 1 класслы машина йөртүче булып эшли. 2001 елда Геннадий Макаровичка «Трест ветераны» исеме бирелә. Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен аны күп тапкырлар трестның Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр.
Наилә Сәет кызы гомерен музыкага багышлаган. Музыка көллиятен тәмамлаганнан соң мәдәният өлкәсендә 46 елдан артык хезмәт куя ул. 1984 елда Чиләбе дәүләт мәдәният институтын уңышлы тәмамлый. Наилә Сәет кызының күп кенә укучылары музыкаль белем алуларын дәвам иткәннәр һәм хәзер алар Казан, Түбән Кама, Арча балалар музыка мәктәпләрендә укытучылар булып эшлиләр, һөнәрләрендә югары уңышларга ирешәләр.
Пенсиягә чыккач, ирле-хатынлы Крайновлар гаилә башлыгының кече ватанына кайталар. Монда да Наилә Сәет кызы иҗат эшен дәвам итә. Ул район мәдәният йортында оештырган “Аксубай егетләре” үрнәк балалар баянчылар ансамбле район халкы арасында гына түгел, ә Татарстан Республикасында һәм аннан читтә дә зур популярлык һәм хөрмәт казанды. Бүгенге көндә ансамбль һәм аның шәкертләре халыкара, бөтенроссия, республика, төбәкара дәрәҗәдәге фестивальләр лауреатлары. Наилә Сәет кызы методик эш белән уңышлы шөгыльләнә. Аның тарафыннан татар композиторлары музыкасын популярлаштыру өлкәсендә зур эш башкарылган.
Рәис Нәгыймов җырларына баян өчен 12 тәрҗемә ясалган. Әлеге методик эшләнмәләре өчен ул “УРСАЛ ТАУДА” (Әлмәт шәһәре) бөтенроссия конкурсында 1 урынны ала. Р.Нәгыймов исемендәге “Призвание” төбәк конкурсында да (Түбән Кама шәһәре) катнаша.
2019 елдан педагог Татарстан Композиторлар берлеге белән хезмәттәшлек итә. РФ Композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, РФ һәм ТР халык артисты Рәшит Кәлимуллин тәкъдиме белән ул татар композиторларының баян өчен музыкасын күчерү белән шөгыльләнә. 2021 ел ахырында аның “Композитор” нәшриятында Наилә Крайнова редакциясендә баян өчен тәрҗемә ителгән пьесалар җыентыгы басылып чыга. Җыентыкны ТР Композиторлар берлеге сәхнәсендә тәкъдир итәләр, анда “Аксубай егетләре” баянчылар ансамблендә тәрбияләнүчеләр катнаша. Наилә Сәет кызы район, республика һәм федераль дәрәҗәдәге бүләкләргә ия. 2022 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә.
Геннадий Макарович һәм Наилә Сәет кызы Крайновлар гаиләсе гаилә нигезләренең ныклыгы, традицион гаилә кыйммәтләренең популярлашуы белән дан тота. Алар бергәләп ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Геннадий Макарович белән Наилә Сәет кызының балалары, әти-әниләре кебек үк, бәхетле әти-әниләренең алты оныгын да яратып һәм хөрмәт итеп тәрбиялиләр.
Фото: ЗАГС бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев