Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай гаиләсе икесенә өч юбилейны билгеләп үтте

Бу ел Алсу һәм Рәшит Сабировлар өчен юбилейларга бай.

Гаилә башлыгы – 70 яшьлеген, тормыш иптәше 65 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Ә аларның гаилә корып яшәүләренә 45 ел тулган.

Балалар, оныклар турында кайгыртып узган елларны алар иң бәхетле чор дип саныйлар. Һәм бер генә тапкыр да үз сайлаулары, узган гомерләре турында үкенмәгәннәр.

– Тормышта бернәрсә дә болай гына булмый. Безнең холыклар да үзгәрде, яшь чакта мин тынычрак идем, барысы белән дә ирем җитәкчелек итте, – дип сөйли Алсу Рәхимҗан кызы.

Рәшит Сәлих улы гаилә альбомын кулына алды. Анда – гаиләнең тормыш тарихы язылган.

Ул ерак 1978 елда Яңа Үзи авылында туй ясаган мизгелдән башланган. Язгы пычрак вакыт була, кунаклар урамның бер ягыннан икенче ягына, кем ничек булдыра ала, шулай пычрак ерып чыгалар. Әмма яшьләр бәхетле була. Алар икесе дә һөнәр алган, Алсу – педагог, Рәшит – агроном. Өйләнешергә карар кылган вакытка аларның мөнәсәбәтләре ел ярымлык дуслык белән тикшерелгән була һәм алар уртак тормышка зур планнар коралар.

Совет чоры гади булмый – белгечләрдән кая эшләргә теләүләрен сорап тормыйлар, барысын да партия хәл итә. Шулай ук «Дружба» колхозында эшләгән Рәшитне дә Киров исемендәге колхозга баш агроном итеп җибәрәләр. Яшь хатын да ире артыннан калмый. Чит авылда яшьләргә күршеләре ярдәм кулы суза, Сабировлар бүген дә алар турында җылы сүзләр генә әйтәләр.

Гаилә башлыгы иртәдән кичке караңгыга кадәр эштә була, ә аны бөтен яклап аңлаган тормыш иптәше, өйдә уңайлыклар тудырып, бала тәрбияләү белән шөгыльләнә.

– 1988 еда мине «Уңыш» колхозы рәисе итеп билгеләделәр. Бу колхозны икегә аеруның катлаулы чоры иде. Матди-техник базаны ныгыту белән беррәттән, барлык агротехник чаралар да алып барылды, чөнки ул вакытта безнең кырларның күләме районда икенче урында иде. Шулай ук беренчеләрдән булып без газ торбалары сузу, авыл кешеләренең өйләренә газ кертү эшләре белән шөгыльләндек. Һәм җитештерү күрсәткечләре буенча да, атап әйткәндә, сөт савып алу буенча районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә идек, – дип искә алды Рәшит Сәлих улы. – Шулай ук карабодайны да без районда беренчеләрдән булып игә башладык, көнбагыш мае белән эшчеләрне беренчеләрдән булып тәэмин иттек.

Рәиснең активлыгын районда гына түгел, республикада да күрәләр. 1997 елда Рәшит Сабировны «Сельхозтехника» директоры итеп билгелиләр.

Рәшит Сәлих улы Татарстанда җиңүче булган – 3500 тонна ашлык суктырган легендар комбайнчылар Владимир Ковряковның, Флорид Мингалимовның һәм башка игенчеләрнең урып-җыюда нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында горурланып сөйләде. Ул хәтта комбайнчыларның ярдәмчеләрен исемнәре белән телгә алды, алар арасында Сабировларның икенче уллары Рөстәм дә булган.

2002 елда Татарстанда алдынгылар арасында булган Аксубай «Сельхозтехника»сы базасында тәҗрибә уртаклашу буенча республика семинары узган. Предприятие бүләккә яңа трактор ала!

Гаилә альбомында Рәшит Сәлих улының Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән төшкән фото да саклана. «Сельхозтехника» җитәкчесенә аның белән 3 нче мәктәпне ачканда аралашырга туры килә. Сөйләшүне ул гомере буена хәтерендә калдырган. Шәймиев Сабировтан проблемалар бармы, дип сорый. Ә ул югалып калмый: «Проблемалар юк, бары тик рәхмәт сүзләре генә», ди, һәм: “Сезгә күпер (редакция искәрмәсе: Карга Тавы янында Кама елгасы аша күпер) һәм «Рубин» командасы өчен рәхмәт”, дип өсти.

Президент аның иңбашыннан кагып: “Афәрин,” ди!

Ил дефолт кичергәч, ә авыл хуҗалыгы тармагында колхозлар, совхозлар банкротлыкка төшкән, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзгәртеп кору дулкыны кичергән туксанынчы еллар бүген дә ирле-хатынлы Сабировларның йөрәгендә авырту булып тора. Бу вакытка гаилә башлыгының туган җирендә аңа ышанган һәм аңа ияргән кешеләр арасында һәм кешеләр өчен дистәләгән ел хезмәт кую стажы була инде.

2006 елда Рәшит Сабировны Ленин исемендәге колхозга идарәче итеп билгелиләр, биредә ул лаеклы ялга киткәнче эшли. Алсу Рәхимҗан кызы һәрвакыт ире өчен ышанычлы тыл була. Ул мәктәптә эшли, башта рус теленнән белем бирә, аннары башлангыч сыйныфлар педагогына квалификацияләнә. 38 ел мөгаллимлек итү чорында, Яңа Үзи, Иске Татар Адәмсуы, Түбән Татар Майнасы авыллары мәктәпләрендә һәм Аксубай 3 нче урта мәктәбендә эшләп, ул укучыларның ничәмә-ничә буынына белем һәм тәрбия биргән. Мәхмүтовлар династиясен бер генә тапкыр да уңайсыз хәлгә куймавы белән горурлана. Аны башлап җибәрүчеләр – Алсу Рәхимҗан кызының әти-әнисе Рәхимҗан Латыйп улының һәм Рәшидә Зыятдин кызының икесенә укытучылык стажы 85 ел.

Алсу Рахимҗан кызы һәм Рәшит Сәлих улы өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Радик – безнең хезмәттәшебез, «Шәһри Казан» газетасы мөхәррире. Рөстәм – полициянең участок вәкиле, Лилия – укытучы.

Сабировлар оныкларына сөенеп туя алмыйлар, аларның фотоларын күрсәтеп, бер-берсен бүлдереп, аларның уңышлары һәм казанышлары турында сөйлиләр.
Гаиләнең 45 еллык бәхетле тормышы зур булмаган альбомга сыйган, ә алдагы 45 елда аның икенче томы да барлыкка килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев