Аксубай гаиләсе ГТО нормаларын тапшырды
Крайновларның зур гаиләсе Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО нормативларын тапшыруда катнашу өчен җыелды.
Тестларда балалар да, ата-аналар да – барысы бергә катнашты. Сынаулар башланыр алдыннан барысы да җылыну һәм көйләнү өчен зарядка ясадылар.
Программага төрле яшь категорияләре өчен тестлар кертелде. Шул исәптән: тизлекне һәм җитезлекне билгеләү өчен – 30 метр йөгерү һәм 3х10 метрлы алга-артка йөгерү; мускуллар көчен билгеләү өчен – турникка тартылу; тән сыгылмалылыгын билгеләү өчен – яткан хәлдә гәүдәне күтәрү.
Тестлар гомуми күнегү – спорт планкасын үтәү белән тәмамланды. Гаилә әгъзалары барысын да бердәм, энтузиазм белән, бер-берсен дәртләндереп башкардылар.
– Крайновлар яхшы физик әзерлек, чыдамлык һәм характер көче күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте ГТО операторы Надежда Владимирова. – Башка гаиләләр өчен чын үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев