Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай гаиләләре китап укырга яратуларын күрсәттеләр

Районның гомуми белем бирү учреждениеләре арасында ел саен үткәрелә торган “Китап укучы гаилә – китап укучы ил” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Бәйге өч номинациядән торды. Нәтиҗәләр буенча жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде. „Китап укучы әни/әти“ фотографияләр бәйгесе” номинациясендә беренче урынны Иске Ильдеряк мәктәбеннән Таиркиннар гаиләсе алды.

Бәйгенең икенче – “Әни китап укый” / “Әти китап укый”, “Әни белән бергәләп укыйбыз” / “Әти белән бергәләп укыйбыз” видеороликлар номинациясендә Аксубайның 2 нче мәктәбеннән Пеньковлар гаиләсе җиңү яулады.

“Әти яки әни тарафыннан баласы өчен язылган иң яхшы әсәр номинациясендә” номинациясендә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Зилә Билалованың эше иң яхшысы дип табылды.

Җиңүчеләрнең эшләре Казанга бәйгенең республика этабына җибәрелгән инде. Нәтиҗәләр республика форумында ясалачак.

Фото мәгариф бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев