Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай гаиләләре бергә булу сәнгатен күрсәтте

Туган як тарихын өйрәнү музеенда Гаилә елы кысаларында гаилә бәйрәме узды

Әти-әниләрдән һәм балалардан торган командалар дуслык һәм үзара аңлашуны күрсәттеләр. Чара “Бергә булу сәнгате” дип аталды. Музей хезмәткәрләре әти-әниләр өчен кызыклы һәм күңелле интеллектуаль бәйгеләр уздырдылар.

Балалар өчен кул эшләре буенча мавыктыргыч осталык дәресләре оештырылды.

Шул ук көнне музейда “Гаилә традицияләре” фоторәсемнәре бәйгесенә йомгак ясадылар. Иң яхшы эшләр авторлары туган якны өйрәнү музееннан грамоталар һәм бүләкләр алды.

Бәйгедә Наумовлар, Узяковлар, Минигуловлар, Хәмитовлар, Чубуровлар, Мәхмүтовлар, Федоровлар, Пеньковлар,

Ерусловкиннар гаиләләре җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев