Аксубай футболчылары ТР Беренчелегендә бронза яуладылар
Өч көн дәвамында Аксубайда 2012-2013 елларда туган футболчылар арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге финал ярышлары узды.
Республиканың иң яхшы футболчылары районның Сабан туе футбол мәйданчыгында көч сынаштылар. Тренер Александр Лодоркин тәрбияләгән спортчылар өчен футбол мәйданчыгындагы һәр көн уңыш китерде. Алар команда бердәмлеген, яхшы уен тактикасын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә «Аксу» командасы республика беренчелеге финалында бронза призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев