Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай фонтаны янында «Диңгездә булганнар өчен» күргәзмәсе эшләде

Бүген үзәк мәйданда рәссам Илгиз Исхаковның Россия Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган күргәзмәсе оештырылды.

Фонтан янында аксубайлылар һәм район кунаклары «Диңгездә булганнар өчен» картиналар күргәзмәсен карадылар. Монда диңгез тематикасы буенча дистәләгән эшләр, альбомнар, авторның фотолары куелган иде. Илгиз Исхаков күп еллар Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә, аның картиналары шул еллар турында истәлекләр кебек.

Балалар да, өлкәннәр дә күргәзмәне кызыксынып карадылар, экспозиция белән таныштылар. Музей директоры Наталия Куштукова эшләр авторы, картиналар турында сөйләде. Ачык һавадагы күргәзмә тамашачыларда якты тәэсирләр калдырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев