Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермерлары күмәк фермер хуҗалыгы үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Район советында район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә фермерлар конференциясе узды

Аның эшендә фермер хуҗалыклары башлыклары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе, Россельхозүзәк бүлеге белгечләре катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов районның авыл хуҗалыгы эшчәнлеге йомгаклары турындагы доклад белән чыгыш ясады, фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә җентекләп тукталды.

Районда 53 КФХ эшчәнлек алып бара, шуларның 38е терлекчелек белән шөгыльләнә. Калганнары бөртекле культуралар, ябык грунтта яшелчәләр үстерәләр, шулай ук җиләк үстерү буенча КФХ, сөт җыю һәм ит эшкәртү буенча ике кулланучылар кооперативы бар.

Районның авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативларында 350 әгъза исәпләнә. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, район авыл хуҗалыгы тармагының җитештерү-икътисади күрсәткечләренә анализ уңай динамика күрсәтә. Нотыкчы шулай ук фермерларның җитештерү күрсәткечләре белән дә таныштырды.
КФХларда 2011 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 1131 савым сыеры. Фермер хуҗалыкларында көн саен 160,44 центнер сөт савыла. 2024 елның 1 гыйнварына район КФХларында фермерлар 6491,4 тонна сөт, 452,9 тонна ит җитештергән.

2023 елда КФХлар 10 478,604 мең сум субсидия алган (үсемлекчелеккә, терлекчелеккә, техник һәм технологик модернизацияләүгә).Район фермерлары шулай ук үз производстволарына зур кертемнәр салалар. Ел дәвамында кайбер хуҗалыкларда техника һәм җайланмалар яңартылган, төзелеш эшләре алып барылган.

– Чималга сатып алу бәяләренең түбәнәюенә, корылыкка һәм запас частьлар, ягулык-майлау материалларына, үсемлекләрне саклау чараларына бәяләрнең артуына карамастан, фермерлар җитештерү күләмен, маллар баш санын арттыруны дәвам итәләр, – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. – Һәркемнең үз хуҗалыгын алга таба үстерү планы бар.

Конференциядә мөгезле эре терлекләрне азыклар белән тәэмин итү мәсьәләсе, аларны сату шартлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшчәнлегенә дә анализ ясалды: районда 9 002 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, анда 8 924 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 3 980 баштан күбрәк савым сыеры. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 20128 тонна сөт, 1844 тонна ит җитештерелгән һәм сатылган.

ТР бюджетыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларга 2023 елда сыер асраган өчен 19 млн. 745 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, сөтчелек юнәлешендә мини-ферма төзүгә чыгымнар капланган һ.б.лар. 2023 елда 4 млн. 200 мең сумлык сигез мини-ферма төзелгән. Әлеге программадан 96 шәхси ярдәмче хуҗалык файдаланган, алар 24 млн. 300 мең сум субсидия алган.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин мөгезле эре терлекләрне тотуның мөһим моментларына тукталды. Ул хайваннарның ящур, бруцеллез, котыру авыруы, африка дуңгызлар чумасы, кош гриппы кебек куркыныч авырулары килеп чыгуга һәм таралуга юл куймау буенча тиешле чаралар үтәлеше турында җентекләп сөйләде. Шулай ук район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр арасында лейкоз буенча хәл, терлекләрне идентификацияләү барышы белән таныштырды.

Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов фермерларның игътибарын җир кишәрлекләрен нәтиҗәле файдалануга, орлык материалын яңартуга, сортлы орлыклар белән эшләүгә юнәлтте. Алексей Кондратьев, Марат Сафин, Георгий Погодкин орлык материалын яңарталар һәм югары уңыш алалар. Ул шулай ук игенчелектә аз чыгымлы, нәтиҗәле биологик препаратлар куллану зарурлыгы турында сөйләде һәм җыелучыларга массакүләм репродукция һәм яңартылган, югары репродукция чәчүлекләренең үрнәкләрен күрсәтте. Авыл хуҗалыгы производствосына дәүләт ярдәме һәм субсидияләү программалары буенча төп яңалыклар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина таныштырды.

Катнашучылар 2024 елның мартында узачак фермерлар съездына делегатлар сайладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев