Аксубай фермаларында савым арта
Районда сөт кебек мөһим авыл хуҗалыгы продукты җитештерү күрсәткечләре арта.
2023 елның 29 июленә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, район буенча тулаем сөт савып алу 74 тоннадан артык тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, дүрт тоннага күбрәк. «МОЛКО» ҖЧҖдә 19900 килограммнан артык сөт савалар. Бу узган елгы дәрәҗәгә карата 124 процент. «Октябрь», «Карасу», «Чирмешән» бүлекчәләре товарлыклы-сөтчелек фермаларынада да савым узган елгы күрсәткечләрдән күпкә артык.
«Аксу-Агро» ҖЧҖнең сөт комплексында 38 тоннадан артык сөт савыла, бу узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда – 113 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев