Аксубай эшмәкәрләре бүләкләр алды
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында район башлыгы Камил Гилмановның эшмәкәрләр белән эшлекле очрашуы узды.
Очрашуда эшлекле даирәнең иң нәтиҗәле вәкилләре бүләкләкләргә лаек булды.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре, Аксубай районының иҗтимагый тормышында актив катнашулары һәм актив гражданлык позициясе өчен эшмәкәрләр Леонид Охотниковка һәм Әлфия Рафиковага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. КФХ җитәкчесе Алексей Кондратьев та район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев