Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай эшкуарларына үз бизнесларын алып бару һәм яклау буенча яңа мөмкинлекләр турында сөйләделәр

Тататарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиевның җәмәгать кабул итү бүлмәсе Аксубай районы эшкуарлары өчен күчмә бизнес-интенсив үткәрде.

Очрашу «Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү» проекты кысаларында оештырылды. Аның максаты – районның эшлекле җәмәгатьчелеге вәкилләренең үз хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре, шулай ук интернет-сәүдә һәм логистиканы үстерү турында мәгълүматлылыгын арттыру.

Вәкаләтле вәкилнең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Евгений Безроднов билгеләп үткәнчә, 2023 елның беренче яртыеллыгында ТР бизнес-омбудсмены адресына республика эшкуарларыннан 552 мөрәҗәгать килгән. Якынча 70 процент очракта эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бар, калганнары буенча җентекле юридик консультацияләр бирелә.

Бизнес-интенсивның укыту модульләре кысаларында эшмәкәрләр алдында бизнес алып баруның төрле юнәлешләре буенча чакырылган экспертлар чыгыш ясады.

Район эшкуарлары белгечләрнең чыгышларын игътибар белән тыңладылар, шәхси практикадан сораулар бирделәр. Аудитория һәм чыгыш ясаучылар арасында турыдан-туры әңгәмә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев