Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай эшкуарлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Россия эшкуарлыгы көненә багышланган бизнес-берләшмә җитәкчелеге белән очрашу узды

Рәсми булмаган шартлардага мондый очрашулар районда традиционга әверелде. Аларда урта һәм кече бизнесның иң актив, инициатив вәкилләре җыела, район икътисадының мөһим өлеше буларак эшкуарлыкны алга таба үстерү мәсьәләләре карала.

Җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгать итте. Ул эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлады.

– Ил өчен авыр вакытта сез җитезлек һәм ныклык күрсәтәсез, эш урыннарын саклыйсыз. – дип билгеләп үтте ул. – Эшлекле сыйфатларыгыз аркасында үз бизнесыгызны уңышлы алып барып, район үсешенә зур өлеш кертәсез.

Район җитәкчесе актив тормыш позициясе, максатчанлык һәм югары эшлекле сыйфатлар эшмәкәрләргә билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга ярдәм итсен, дигән теләкләрен җиткерде.

– Без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – диде ул.

Эшкуарлыкның иң актив вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Район җитәкчесе күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, югары профессионализм, эштә ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан эшмәкәрләр Владислав Морозовка, Елена Гыйльфановага, үзмәшгуль Гүзәл Бикмөхәммәтовага, «Аксубайсервис +» ҖЧҖ директоры Илфаит Галләмовка, фермерлар Валерий Сапеевка һәм Илдус Вафинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Коллегаларны һөнәри көннәре белән Аксубай районында Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Марс Гыймадиев, район башкарма комитеты җитәкчесенең финанс һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин котладылар. Бәйрәмдә шулай ук «Предприниматель года. Золотая сотня - 2024» республика бәйгесе җиңүчесе Динә Шакированы хөрмәтләделәр.

Фото: район сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев