«Аксубай егетләре» тармак ветераннарын концерты белән сөендерде
«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» балалар үрнәк баянчылар ансамбленең концерт программасы узды.
Яшь музыкантлар якты һәм эмоциональ чыгыш ясадылар: аларның башкаруында дуслык, Ватан һәм ана турында җылы һәм күңелне нечкәртә торган көйләр, шулай ук хәрби тематикалы тирән эчтәлекле композицияләр яңгырады. Репертуар тыңлаучыларның зәвыгын исәпкә алып сайланды — халык көйләреннән алып лирик әсәрләргә кадәр – боларның барысы да өлкән буын вәкилләре күңеленә хуш килә.
Кичәнең мохите җылы һәм күңелле иде: тамашачылар таныш көйләргә кушылып җырладылар, үзешчәннәргә кул чаптылар. Ветераннар тере музыканы аеруча җылы кабул итәләр, концертларның үткән елларны хәтерләтүен, аларга шатлык бүләк итүен билгеләп үтәләр.
– Мондый очрашулар – чын күңел бәйрәме, – диделәр тыңлаучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев