Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» районара фестиваль лауреаты булды

Район мәдәният йортының баянчылар ансамбле «Выля, хут купăс!» («Уйна, гармун!») чуаш халык иҗаты муниципальара фестиваль-бәйгедә уңышлы чыгыш ясады.

Музыкаль фестиваль Яңа Чишмә районының Чуаш Чабаксары авылында узды һәм күренекле баянчы Петр Носков истәлегенә багышланды. Бәйгедә Татарстанның төрле районнарыннан 20дән артык гармунчы һәм коллектив катнашты.

Аксубай районын мәдәният йортының ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендә «Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле тәкъдим итте. Ансамбль катнашучылары Семён Крайнов, Глеб Мясников, Вадим Андриянов, Айгөл Насретдинова яхшы чыгыш ясадылар. Баянчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат дип танылды, ә Глеб Мясников «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә җиңүче булды. Ансамбль катнашучыларның барысы да Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев