Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре лаеклы хезмәт итәргә үгет-нәсыйхәт алдылар

Армиягә алынучыларның беренче төркеме республика хәрби комиссариатының җыелма пунктына китте.

Төркем составында – Федоровка поселогыннан Антон Артемьев, Иске Мокшинодан Николай Жуков, Яңа Мокшинодан Кирилл Иванов, Татар Сөнчәлесеннән Айдар Имаметдинов, Иске Кармәттән Илсаф Мәрдиев, Иске Илдеряктән Анатолий Туртыгин, Яңа Кармәттән Ленар Хәмитов, Культура поселогыннан Алексей һәм Дмитрий Касьяновлар, аксубайлылар Станислав Ермолаев, Данила Крайнов, Артем Краснов, Владимир Матюшкин, Александр Павлов, Максим Тарасов, Павел Трошин, Эдуард Төхвәтуллин, Риаз Фәхретдинов.

Бу көн иртәсендә Хәрби дан мемориалыннан тирә-якка хәрби тематикага багышланган музыка агылды. Иртәгәсе солдатларны озатырга аларның якыннары, туганнары, дуслары килде. Озатучылар арасында шулай ук район, район оешмалары җитәкчеләре һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре дә бар иде. Егетләрне хәрби хезмәткә җибәрүгә багышланган митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты.

– Россия Кораллы Көчләре сафларында узган бер ел вакыт сезнең өчен максималь файда белән узуын телим, – диде ул. – Әти-әниләрегезне хезмәттәге казанышларыгыз белән сөендереп, якыннарыгыз янына көч, тәҗрибә туплап кайтыгыз.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары подполковник Дамир Гайнуллин егетләрне, уллары өчен тыныч булсыннар өчен, әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә тотарга өндәде.

Рухани иерей Антоний Рыбочкин булачак солдатларга изге юл, хәрби эштә ходай ярдәмен теләде.

–Хәрби уставны үтәгез, – диде ул. – Аның кагыйдәләре хәрби бурычларны уңышлы үтәргә һәм өйгә исән-имин кайтырга ярдәм итәчәк.

«Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы исеменнән аның җитәкчесе Алексей Бобов егетләргә намуслы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Митингны тәмамлап, район җитәкчесе барлык хәрби хезмәткә чакырылучыларга өйдәгеләр белән элемтәдә торсыннар өчен кәрәзле телефоннар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев