Аксубай егетләре артиллеристлар, элемтәчеләр, танкчылар булачаклар
Армиягә чакырылучыларның чираттагы партиясе хәрби хезмәткә китте
Нәкъ шушы көннән районыбызның биш егете өчен армия хезмәте хисабы башлана. МЮДтан Руслан Исламов, Чуаш Енорускиносыннан Николай Миронов, Сөнчәледән Александр Молодкин, аксубайлылар Леонид Ефимов, Иван Власов иртәнге 3.30 сәгатьтә районның төп мәйданына килделәр. Традиция буенча биредә озатучылар, район җитәкчеләре җыелды, хәрби марш көйләре яңгырады. Кышкы салкынлык егетләргә иң җылы хисләрне белдерергә, аларга уңышлы хезмәт теләргә комачауламады. Бүген армиягә чакырылучылар, иртәгә – артиллеристлар, элемтәчеләр, танкчылар. Хәрби һөнәрләр күп, егетләр, һичшиксез, аларны уңышлы үзләштерәчәк.
Тантаналы митингны район башлыгы урынбасары-район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ильшат Заһидуллин ачты.
– Мин чын күңелдән, армиядә үткән бер ел вакытның сезнең өчен мөһим тормыш сабагы булуын телим, – диде ул. – Без сезгә ышанабыз һәм хезмәтне лаеклы үтәчәгегезгә ышанабыз. Ватанны сакларга әзер булган уллар үстергәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәсе килә.
Яңа хезмәткә алынучыларга Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов фатихаларын җиткерде.
– Армия дисциплинадан башлана, – диде ул. – Турыдан-туры бу сафтан, бүгенге көннән, чын сугышчылар булуыгызны күрсәтегез. Хәрби уставны катгый үтәгез, командирларны тыңлагыз – бу уңышлы хезмәттә төп шартлар.
Булачак солдатларга Аксубай районы православие чиркәве башлыгы ярдәмчесе рухани Антоний Рыбочкин мөрәҗәгать итте. Ул егетләргә изге теләкләрен җиткерде, хезмәткә фатихалады, ә әти-әниләрнең һәрвакыт догада булуларын сорады.
Митингны төгәлләп, Илшат Заһидуллин тантана сәбәпчеләренең һәрберсенә районнан бүләк – өй белән элемтәдә тору өчен кәрәзле телефоннар тапшырды һәм хезмәтне намус белән үтәп, исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуларын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев