«Аксубай егетләре» ансамбле республика бәйгесендә җиңүгә иреште
«Аксубай егетләре» балалар баянчылар ансамбле Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика ачык бәйгесендә лауреат булды.
«Аксубай егетләре» ансамбле составында Глеб Мясников, Ксения Романова һәм Артур Искәндәров чыгыш ясадылар. Атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова тәрбияләнүчеләре үзләренең музыкаль номерларын югары башкару дәрәҗәсендә талантлы тәкъдим иттеләр. Алар республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан яшь музыкантлар белән көч сынаштылар һәм барысыннан да яхшырак булып чыктылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев