Аксубай Донбасс балаларын искә алачак
27 июльдә Татарстанда Донбасста кораллы низаг вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган чаралар узачак.
Аксубайда Хәтер акциясе 10.00 сәгатьтә үзәк мәйданда оештырыла. Катнашуга хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары һәм барлык битараф булмаган кешеләр чакырыла. Һәлак булганнар истәлегенә матәм митингы узачак. Кабызылган шәмнәр, ак шарлар һәм уенчыклар хәтер һәм кайгы символы булып торачак. Донбасс балаларын бер минутлык тынлык белән искә алачаклар.
6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев