Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай даруханәсе хуҗасы СВО өчен медикаментлар тапшырды

Аксубай районында яшәүчеләр, шул исәптән эшмәкәрләр дә СВО сугышчыларына актив ярдәм күрсәтә.

Сәнәгать паркында күптән түгел ачылган даруханә пункты хуҗасы Сирень Зөфәрова махсус операция ихтыяҗлары өчен дарулар һәм медицина чаралары тапшырды.

Бу көн аның өчен үзенчәлекле булды: даруханәнең тантаналы ачылышына район башлыгы Алмаз Мингулов та килде.

– Яңа социаль инфраструктура халык өчен бик мөһим. Бу арзан һәм сыйфатлы фармацевтика ярдәменә адым, халык сәламәтлеге турында кайгырту һәм эш урыннары булдыру, – дип ассызыклады ул.

Җитәкче Сирень Зөфәровага инициативасы һәм район икътисадына керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Алмаз Мингулов даруханә хезмәткәрләре һәм килүчеләр белән аралашты, халыкны дарулар белән тәэмин итүне яхшырту планнары турында фикер алышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев