Аксубай бистәсенең Мазилин урамында МХО катнашучыларына хәтер һәм рәхмәт йөзеннән аллея барлыкка килде
Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Бөек Ватан сугышы каһарманы Филипп Мазилин хөрмәтенә аталган үзәк урамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган аллея барлыкка килде.
Бу вакыйга илебезне саклаучыларга бердәмлек һәм рәхмәт символы булды.
Чарада “Беренчеләр хәрәкәте”, “Форпост” яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре, район үзәге укучылары һәм яклаучыларыбыз да катнашты.
– Геройларыбыз хөрмәтенә агачлар утырту – бистәне яшелләндерү һәм хәтер актын торгызу эше генә түгел, балалар һәм яшьләр арасында патриотизм хисләре тәрбияләүдә мөһим адым да, – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.
Акциядә катнашучылар бергәләп чыршы, миләш үсентеләре утырттылар, агач тамырларын казылган чокырларга ипләп кенә урнаштырдылар, туфрак белән тыгызлап күмделәр һәм су сиптеләр. Яшь үсентеләр тамыр алып үсеп китәрләр һәм елдан-ел күккә таба тартылырлар дигән өмет белән тырышып эшләделәр. Чөнки һәр агач – ул үзләренең көчләрен һәм гомерләрен тыныч киләчәк өчен биргән каһарманнарга хөрмәт һәм рәхмәт символы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев