Аксубай «Беренчеләре» төбәк яшьләр хәрәкәте Советы эшенә үз өлешләрен керттеләр
Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Аксубай районы делегациясе ТР «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучылары төбәк Советының күчмә утырышында катнашты.
Әлеге чараларда Аксубай районын җирле бүлекчә җитәкчесе Екатерина Васюткина рәислегендә активистлар Арина Расулева, Рамил Шәйхисламов, Ксения Новичкова тәкъдим итте. Район вәкилләре иң мөһим оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә катнаштылар. Алар Беренчеләр Советының 2024-2025 елларга яңа составын сайладылар, төбәк бүлегенең алдагы конференциясендә пленар утырышта катнаштылар. Чара кысаларында төбәк бүлеге эшчәнлеге турында фикер алыштылар, 2025 елга эш өстенлекләрен билгеләделәр.
Фото: «Беренчеләр хәрәкәте» район бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев