Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай баскетболчылары турнирны Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә багышладылар

Мюд урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаган, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә баскетбол буенча турнир узды.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Ленин һәм Октябрь революциясе орденлы Мәскәү югары гомуми гаскәр команда училищесында белем ала. Мәскәүдә укыганда дүрт тапкыр Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнаша. Сириядәге хәрби операциядә катнаша, хәрби хезмәтләре өчен медальләр белән бүләкләнә. Махсус хәрби операция зонасында нацистларга каршы үзен аямыйча көрәшә.
Якташыбыз, өлкән лейтенант Илшат Хәмидрәхимов 2022 елның 14 апрелендә батырларча һәлак булды. Аның Украинада нацистларга каршы көрәштә гомере өзелде. Аңа нибары 26 яшь иде.

Илшат Иске Мокшино мәктәбенең иң яхшы укучыларының берсе, горурлыгы була. Спорт, бигрәк тә баскетбол, футбол, җиңел атлетика белән теләп шөгыльләнә. «Кэс Баскет» уеннарында Илшатның, команда капитаны буларак, районның спорт казанышларының гомуми тупланмасына керткән шәхси өлеше бәяләп бетергесез.

Илшат истәлегенә икенче ел рәттән баскетбол турниры үткәрелә. Авылга Максим Ефимов һәм тренер Рәис Бикулов җитәкчелегендәге Аксубай районы җыелма командасы әгъзалары килде. Катнашучылар арасында Илшат Хәмидрәхимов белән бергә бер баскетбол командасында уйнаган егетләр дә бар иде.

Мәктәп директоры Раил Шәрәфетдинов чыгарылыш сыйныф укучысы истәлегенә иптәшләрчә турнирга җыелучыларны сәламләде.

– Илшат батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора, – дип билгеләп үтте ул. – Ул Ватанны яратты, чын патриот иде. Безнең мәктәптә аның турындагы истәлек мәңге сакланачак.

Мәктәп директоры урынбасары Татьяна Бикулова укучысын иң җылы, ихлас сүзләр белән искә алды. Илшатның әти-әнисе Резидә һәм Газыйм Шәрәповлар улларын ихтирам белән искә алырга килүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Баскетбол матчы кискен көрәштә узды. Авыл спортчылары Аксубайның яшүсмерләр җыелма командасына лаеклы көндәшлек тудырды. Ул турнирның җиңүчесе булды. Әмма монда җиңү командалар өчен мөһим түгел иде.

Катнашучылар өчен иң мөһиме сугышчы, дус һәм якташ турындагы истәлек булды. Турнир тәмамланганнан соң катнашучылар Илшат каберен зыярәт кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев