Аксубай банкы хезмәткәрләре бүләкләргә лаек булдылар
Район Советының чираттагы утырышында район оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү булды.
Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, һөнәри бурычларын үрнәк итеп үтәгән өчен Ак Барс банкы Аксубай өстәмә офисының клиентларга хезмәт күрсәтү буенча белгече Елена Матвеева һәм Ак Барс банкы Аксубай өстәмә офисы персональ менеджеры Елена Янилкина район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Банк хезмәткәрләренә бүләк тапшырганда, район башлыгы Камил Гилманов аларга алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев