Аксубай балаларына депутаттан татлы бүләк: мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар яңа ел күчтәнәчләре алдылар
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов районда яшәүче иң якланмаган – күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар турында шәхсән үзе кайгыртты.
Ул балаларга татлы бүләкләр җибәрде. Сабыйларга яңа ел күчтәнәчләрен Кыш бабай белән Кар кызы һәм Весельчак тапшырды. Алар балалар йортларына керделәр, аларны яңа ел белән җылы котладылар, депутаттан бүләкләр тапшырдылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Дәүләт Думасында татарстанлылар мәнфәгатьләрен яклаучы Олег Викторович Морозов гадәттәгечә райондагы социаль проектларга игътибар итә. Аның башлангычы гаиләләр өчен чын яңа ел могҗизасы булды, һәр мондый бүләк аларны шатландырып, яхшылыкка ышаныч уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев