Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай балалар бакчасыннан музейга килгән балалар Россия тарихы белән таныштылар

Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Россия көненә багышланган очрашу узды.

Район үзәгенең «Радуга» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре мәдәният учреждениесенә кунакка килделәр. Балалар тарихи залны зур кызыксыну белән карадылар, үткән гасырлардан безнең көннәргә кадәр сакланган әйберләрне күрделәр: крестьяннарның эш кораллары, туку станогы, борынгы савыт-сабалар, дәү әбиләре кигән киемнәр. Балаларда музей экспонатлары зур тәэсирләр калдырды. Алар үзләре өчен туган якның үткәненнән яңа битләрне ачтылар.

Туган якны өйрәнү музее директоры Наталия Куштукова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Россия символлары» дигән музей дәресе үткәрде. Яшь кунаклар герб, өч төсле Россия флагы турында белделәр. «Россия флагы аппликациясе» осталык дәресе мавыктыргыч узды. Балалар тырышып һәм җентекләп эшләделәр һәм үзләре өчен Россия Федерациясе символын ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев