Аксубай балалар бакчасына Нептун килде
Район үзәгенең мәктәпкәчә учреждениесендә популяр җәйге бәйрәм – «Нептун көне» узды.
Аны җәй уртасында пионер лагерьларында, шифаханәләрдә билгеләп үтәләр.
«Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм белгечләре диңгез мифологиясе образларын кулланып, кызыклы массакүләм бәйрәм оештырып, балаларны сөендерделәр.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына әкият персонажлары – диңгезләр һәм океаннар белән хакимлек итүче Нептун һәм Водяной кунакка килделәр. Алар яшь катнашучыларны әкият атмосферасына чумдырдылар.
Балалар су белән бәйле бәйгеләрдә, хәрәкәтчән уеннарда теләп катнаштылар. Бәйге биремнәрен үтәп, сабыйлар нәтиҗәгә ирешүдә кыюлык, игелеклелек һәм ныклык күрсәтү мөмкинлеге алдылар. Тәрбиячеләр уеннарны яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлаганнар.
Җәйге бәйрәм балаларга шатлыклы тәэсирләр генә биреп калмады, шулай ук су ярдәмендә чыныгу алырга да ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев