Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай бакчаларын ефәк күбәләгеннән коткарырга мөмкин

Бакчаларда йонлы зыян китерүчедән котылырга була – моның өчен бераз гына вакыт һәм тырышлык таләп ителә.

Быел җәйдә урманнарда һәм бакчаларда парсыз ефәк күбәләге һөҗүме күзәтелде. Бөҗәкләр агачларның яфракларын ашадылар, табигать яратучыларны пошаманга төшерделәр. Район газетасында без, препаратлар сиптереп, район урманнарында зыян китерүчеләргә каршы ничек көрәшүләре турында күп тапкырлар яздык. Үзләренең яшәү циклы ахырына бөҗәкләр күкәй салып калдырдылар. Көзен урман хезмәткәрләре һәм волонтерлар, киләсе елга торак пуктларга якын урман территорияләрен саклап калу өчен, ефәк күбәләге күкәйләрен нефть калдыклары белән эшкәртеп юк иттеләр. (Авылларга якын химик ысулны кулланырга ярамый).

– Парсыз ефәк күбәләге күп кенә бакчаларда да күкәйләр калдырды, – дип шәрехли Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Үз участогыңда әлеге бөҗәкләргә каршы көрәшергә кирәк, югыйсә киләсе язда бакчадан бернәрсә дә калмаячак. Моның өчен күкәй урыннарын, без урманнарда эшләгән кебек, нефть продуктлары белән эшкәртү мохтаҗлыгы юк. Бары тик кырып төшерү ысулын куллану да җитә. Агач каерысыннан йомырка салган урыннарны пычак, шпатель яисә тимер щетка белән кырып алырга, аннары аларны яндырырга яисә изәргә кирәк. Инструкция гади.

Йомырка урыннары, кышын кар астында җылы булсын, туңмасын өчен, кагыйдә буларак, агач кәүсәсе астында урнашкан. Димәк, бакчачыларның кар яуганчыга кадәр үзләренең җимеш бирә торган агачларын корткычлардан коткару итү өчен вакытлары бар әле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев