Аксубай бадминтончысы Махачкалада узган турнирда алтын медаль яулады
Якташыбыз Никита Мулеев Махачкалада студентлар арасында Бөтенроссия команда ярышларында зур уңыш белән чыгыш ясады.
Үзенең искиткеч чыгышы белән ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты командасына җиңү яуларга ярдәм итте.
Ел саен уздырыла торган ярышларга Россиянең төрле төбәкләреннән иң яхшы бадминтончылар җыелган. Никита Мулеев, үзен начар хис итүгә карамастан, биш оттырышсыз очрашу уздырган. Ул кортка югары температура (урында ятып дәвалану урынына егет җаваплы ярышларда катнашуны өстен күрә) белән чыккан.
Матчларны зур тырышлык белән уздыра. Нәтиҗәдә – үзе белем алган югары уку йорты командасын алтын медаль һәм төп кубок белән тәэмин итә.
Фото: Никита Мулеевның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев