Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре Казан ярминкәсендә сәүдә иттеләр, иң активлары – бүләкләр алды

Казанда Аксубай районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Аксубайлылар үз продукцияләрен Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге унбиш сәүдә ноктасында тәкъдим иттеләр.

Казанлылар өчен бик күп авыл хуҗалыгы продукциясе алып килделәр. Шул исәптән: төрле төрдәге ит, сөт, йомырка, бал, бөртек һәм яшелчәләр.

Сәүдә барган арада район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов активистларны фермер продукциясен һәм товарларын арзан бәядән сату буенча сезонлы ярминкәләрдә катнашулары өчен билгеләп үтте.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары Рәмис Айзатуллин, Равил Вәлиев һәм Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров Рәхмәт хатлары алдылар.

Бу көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшенә район волонтерлары да үз өлешләрен кертте – алар волонтерлык пунктыннан авыл кешеләренең продукциясен саттылар, җыелган акча СВОда катнашучыларга ярдәмгә җибәреләчәк.

Сәүдә мәйданчыгында мәдәният хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев